Тымытык
| Тымытык | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Тумутукское сельское поселение[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Тумутукское сельское поселение[d][1] |
| Халык саны | 1094 (2021)[2] |
| Почта индексы | 423316 |
Тымытык — Татарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл.
Географиясе
Тымытык Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 278 чакрым, ә район үзәге Азнакайдан төньяк-көнчыгышка таба 22 чакрым ераклыкта урнашкан[3].
Тарихы
Тымытык — Юрми волосте башкортларының авылы. Типтәрләрне «асаба башкортлар бер нинди килешүсез 150 йылга (кире) керткән», ягъни 1684-1690 елларда[4]. 1783 елда 5-нче типтәр командасында 97, 1795 елда 92 типтәр була. Россия империясе законнарына яраклы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә яраклы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомум исәпкә кертеләләр[5][6][7][8][9][10][11]. 1795 елда 88 башкорт ревизия сказкасы исәбенә алына, шулай ук 95 типтәр, 99 ясаклы татар, 39 хезмәтле татар теркәлә. 1816 елда 17 йортта 92 башкорт ир-аты исәпләнә, 64 типтәр, 97 дәүләт крестьяны, 17 кердәш башкорт була. 1834 елда 99 башкорт ир-аты; 87 типтәр, 1850 елда 127 башкорт, 120 типтәр, 131 дәүләт крестьяны, 31 кердәш башкорт теркәлә; 1859 елда башкорттар — 164, типтәрләр — 140, дәүләт крестьяннары — 164, кердәш башкортлар — 53[4].
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1094 кеше яши[12], шул исәптән: татарлар — 82.54%, башка халыклар — 2.56%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 14.90%[12].
Административ-территориаль корылыш
1920 елда авыл яңа оештырылган Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны составына керә. 1930 елдан — Тымытык районы, 1935 елдан — Азнакай районы, 1935 елдан — Тымытык районы, 1958 елдан — Азнакай районы, 1963 елдан — Әлмәт районы, 1965 елдан — янә Азнакай районы составында була[13]. 1930—1931 һәм 1935—1958 елларда — Тымытык районы үзәге.
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11 °C | -5.8 °C | 4.6 °C | 13.8 °C | 19.1 °C | 20.9 °C | 18.3 °C | 12.5 °C | 4.5 °C | -4.8 °C | -10.4 °C | 4.2 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[14]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[15]
Шәхесләр
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1937-09-28 | Рәшит Зәкиев | |||||
| 1952-01-22 | Фәрит Зәкиев |
- Рәшит Зәкиев (1937), язучы һәм журналист.
- Фәрит Зәкиев (1952), нефтьче.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ База данных "Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года"
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- ↑ 4,0 4,1 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир / место= Уфа. — Китап, 2009. — С. 569-570. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 5. №3287
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278
- ↑ Полное собрание законов Российской империи Том 23
- ↑ 12,0 12,1 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ Тумутук
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир / место= Уфа. — Китап, 2009. — С. 569-570. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.
