Пума
| Пума | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Puma concolor L., 1771[1][2] |
| Таксономик ранг | төр[1][2] |
| Югарырак таксон | пумы[d][1][2] |
| Шушы чыганакларда тасвирлана | Метрополитен сәнгать музееның төркемләү сүзлеге[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Новая международная энциклопедия[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] |
| Башлану вакыты | 300 тысячелетие до н. э. |



Пума яки тау арысланы, кугуар (латинча Puma concolor) — имезүчеләр сыйныфына, мәчелеләр гаиләсенә караган пумалар ыругыннан ерткыч җәнлек.

Көньяк һәм Төньяк Америкада яши. Пумалар ыругының иң зур вәкиле.
Тәне озынлыгы 100-180 см, койрыгы озынлыгы 60-75 см, биеклеге 61-76 см, авырлыгы 105 кг җитә (ата пума).
Күбесенчә боланнарны аулый.
Пума атамасы кечуа дигән индеец кабиләсенең теленнән чыккан.
Тасвир
Зурлыгы буенча мәчелеләр гаиләсенең иң зур вәкилләре:
Гадәттә ата пума авырлыгы 60-80 кг тәшкил итә, ана пума 20-30% җиңелрәк.
Пума тәне бик сыгылмалы, озынча, аяклары биек түгел, башы чагыштырмача зур түгел. Арткы аяклары алгылардан шактый авыррак. Койрыгы озын, көчле.
Аяклары киң, үткен тырнаклары белән, арткы аякта 4, алгы аякта 5 бармак.
Йоны бик куе, ләкин кыска, тупас, бер төстә (шуңа күрә латинча concolor атала). Җиткән пума йоны соры-көрән яки көрән-сары төстә.
Пума балалары йоны куерак, кара таплар белән капланган. Баштарак күзләре зәңгәр төстә, соңрак көрән яки гәрәбә төстә була. 9 айга йонда таплар юкка чыга.
Кайчандыр пума бөтен Америкада яшәгән, ләкин соңрак АКШта үтерелгән диярлек, тик Флоридада һәм тауларда сакланган. Хәзер пума Канаданың Юкон иленнән Патагониягә кадәр тора.
Пума тигезлектән 4700 м биеклектәге тауларга кадәр очрый, тау, ылыс урманнарында, тропик урманнарда, пампаста (Америка даласы) да тора.
Пума 6 м озынлыкта, 2,5 м биеклектә сикерә ала, кыска арада 50 км/сәг тизлек белән йөгерә ала.
Тормыш
Көчле аякларына күрә пума тау битләрендә һәм агачларга җиңел менеп йөри.
Пума - ялгыз аучы. Күбесенчә төнлә боланнарны аулый, ләкин тычкан, тиен, куян, күсе, маймыл, кошлар, балык, кондызларны ашый ала. Хәттә койот, селәүсен, бүре, бүтән пума, аллигаторга һөҗүм итә ала.
Юлбарыс һәм леопардтан аермалы буларак пума йорт хайваннарына да һөҗүм итә - терлек, этләр, мәчеләр, кошлар.
Күзәтүчеләр буенча пумалар гризли һәм җиткән барибалны үтерә алган. Альфред Брем буенча пума бик кыю җәнлек, хәттә ягуарны куа ала.
Тәбигатьтә пуманың дошманы юк, ләкин АКШ тауларында пумалар һәм бүреләр арасында чын сугыш бара.
Пума бик сирәк кешегә һөҗүм итә, гадәттә читләтеп үтәргә тырыша, ләкин төнлә, тиз хәрәкәтләнүче, тәбәнәк буйлы ялгыз кешегә һөҗүм итә ала.
Табигатьтә пума 18-20 ел яши.
Әдәбият
- Соколов В. Е. Пятиязычный словарь названий животных. Млекопитающие. Латинский, русский, английский, немецкий, французский. / под общей редакцией акад. В. Е. Соколова. — М.: Рус. яз., 1984. — С. 107. — 10 000 экз.
- Пума — статья из энциклопедии «Кругосвет»
- Сьеса де Леон, Педро. Хроника Перу. Часть Первая. — Киев, 2008 (пер. А. Скромницкий). Архивировано 9 июля 2012 года.
- Online Etymology Dictionary
- Florida Panther Facts (23 марта 2012). Проверено 9 марта 2016.
- «K.A. Logan, L.L. Sweanor» — Desert Puma: Evolutionary Ecology and Conservation of an Enduring Carnivore, 2001 — С. 21 — ISBN 1-55963-867-2
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.