Кыят
| Кыят | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Киятское сельское поселение[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Киятское сельское поселение[d][1] |
| Халык саны | 749 (2010) |
| Почта индексы | 422405 |
| Беренче язма телгә алу | 1614 |
Кыят — Татарстан Республикасының Буа районындагы авыл.
Географиясе
Кыят Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 111 чакрым, ә район үзәге Буадан көньяк-көнчыгышка таба 12 чакрым ераклыкта урнашкан[2].
Тарих
1614 елда җирле халык (чуашлар һәм татарлар) куылган урында рус авылы буларак нигез салынган дип санала. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленский исеме белән дә билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. XX йөз башында Кыятта Богоявление чиркәве, зимства мәктәбе һәм хастаханәсе, спирт заводы була, ярминкә эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 662,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостенда, 1920 елдан ТАССРның Буа кантунында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында. Авылның чыганакларда теркәлгән тарихы 1812 елдагы Ватан сугышыннан соң башлана һәм биредәге алпавытларның фаҗигале язмышлары белән бәйле. 1815 елда бу авылга Бородино бәрелеше каһарманы генерал Пётр Ивашев һәм аның хатыны Вера Толстая (шул замандагы Сембер губернаторының кызы) килеп урнаша. Озакламый алар бу утарны уллары Василийга тапшыралар, ә үзләре шул ук губернадагы Ундыр авылына, төп имениеләренә кайталар. Ләкин патша гаскәрендә ротмистр булып хезмәт иткән Василий Ивашев декабристлар хәрәкәтендә катнашуда гаепләнә һәм Чита бастругына 20 еллык сөргенгә җибәрелә. 1831 елда аның янына кәләше Камилла Ле Дантю (үз гувернанткасының кызы) күчеп килә, алар өйләнешәләр. Ул 1839 елда, Василий Ивашев 1841 елда вафат була. Соңрак аның декабристлар төркемнәренә очраклы рәвештә генә килеп эләккәне һәм революцион хәрәкәттә бөтенләй диярлек катнашмаганлыгы ачыклана. Кыят утары аның туганы генерал Андрей Головинскийга мирас итеп калдырыла һәм озакламый аның улы Василий карамагына күчә. Ләкин бу Василий да 1849 елда Петрашевский җәмгыятендә катнашкан өчен кулга алына. Башта ул үлем җәзасына хөкем ителгән була, ләкин соңрак аны Кавказда хезмәт итәргә җибәрәләр. 1856 елда Ивашевлар гаиләсенә патша тарафыннан ярлыкау насыйп була. Ивашевларга дворянлык һәм элеккеге утарлары кире кайтарыла.
Демография
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|
| Халык саны | |||||||||||||
| 1795 | 1859 | 1897 | 1913 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
| 409 | 692 | 693 | 674 | 925 | 857 | 888 | 780 | 664 | 1121 | 966 | 834 | 878 | 741 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар. Хәзерге вакытта Кыятка күрше авыллардан татарлар да күпләп күчеп килүе билгеле.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 636 кеше яши[3], шул исәптән:
урыслар — 83,02%,
татарлар — 10,06%,
чуашлар — 5,35%,
башка халыклар — 1,57%[3].
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.1 °C | -10.3 °C | -5.3 °C | 5.5 °C | 14.2 °C | 18.9 °C | 20.7 °C | 18.4 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.8 °C | -9.3 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[5]
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- ↑ 3,0 3,1 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.
