Dabro
| Dabro | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 2013 |
| Рәсми исем | Dabro |
| Чыгыш иле |
|
| Рәсми веб-сайт | dabroconcert.com(рус.) |
| Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 2 350 000 ± 9999[1] |
«Dabro» («Дабро») — бертуган Иван һәм Михаил Засидкевичләрдән торган Украина шәһәреннән музыкаль төркем. Иван һәм Михаил төркемнең продюсерлары, шулай ук үз җырларының авторлары булып торалар. «Юность» җыры 2020 елда төркемгә зур популярлык китергән[2][3].
Тарих
Абыйлы-энеле Иван (1990 елның 28 августы) һәм Михаил (1992 елның 1 мае) Засидкевичлар Украинаның Донецк өлкәсе Курахово шәһәрендә музыкаль гаиләдә туып-үскәннәр[4][5]. Икесе дә музыка мәктәбендә укыганнар, аны аккордеон классы буенча тәмамлаганнар[6].
2009 елда бергәләп рэп стилендә җырлар яза башлаганнар.
2013 елда «Dabro» төркеменә нигез салганнар, анда бердәнбер катнашучылар булып торалар. Абыйлы-энеле бергә үз җырларын язалар[7]. Шул ук елда дуэт «Ты мой сон» җырын тәкъдим итә[8]. Бу җыр бертуганнарның иң танылганнарының берсе булып кала.
2015 елда Әзербайҗан җырчысы Bahh Tee (чын исеме — Бәхтияр) Михаил һәм Иваннан аның өчен альбом язуны сораган. Эш вакытында алар аның янына Казанга күчәләр. Альбом әзер булгач, абыйлар бу шәһәрдә калырга карар кыла.
Абыйлы-энеле шулай ук башка артистларның җырлары өстендә дә эшләгәннәр: Светлана Лабода, «Каста», Децл, Рем Дигга, Джиган, Полина Гагарина һ. б.
2020 елның май уртасында «Юность» җырын[9], июнь аенда аңа клибын[10] тәкъдим итәләр. Беренче ике атнада клип YouTubeта 2 миллион карау җыйган (2022 елның гыйнвар башына — 189 миллионнан артык карау).
2020 елның сентябрь уртасында Dabro төркемен «Вечерний Ургант» (Первый канал) телевизион тамашасына чакыралар, анда абыйлар «Юность» хитын башкарганнар[11].
2020 елның ноябрендә «Юность» альбомы чыга[12]. Альбомдагы барлык җырлар да «Авторадио» студиясендә башкарылган[13].
Дискография
Альбомнар
- «Включай» (2013)
- «Наше время» (2014)
- «Наше время» (2020 елның 19 июне)
- «Юность» (2020 елның 6 ноябре)
Сингллар
- «Жара идёт изнутри» (2015)
- «Кажется» (2016)
- «Мне глаза её нравятся» (2018)
- «Думать о тебе» (2018)
- «Я по частицам» (2019)
- «Что же ты молчишь» (2019)
- «Поцелуй» (2019)
- «Мой путь» (2020)
- «Мне не снишься ты» (2020)
- «Юность» (2020)
- «Все за одного» (2020)
- «На крыше» (2020)
- «На часах ноль ноль» (2021)
- «Услышит весь район» (2021)
Бүләкләр һәм номинацияләр
| Ел | Бүләк | Категория | Кандидат/эш | Нәтиҗә |
|---|---|---|---|---|
| 2020 | Nickelodeon Kids’ Choice Awards | Россия тамашачылары арасында елның иң яраткан ачышы | Dabro | Җиңү[14][15] |
| 2021 | «Алтын граммофон» | «Юность» | Dabro | Җиңү |
| Top Hit Music Awards | Ел ачышы | Dabro | Җиңү[16] | |
| RU.TV премиясе | Иң яхшы старт | Dabro | Номинация | |
| Бию йолдызы | Dabro | Номинация | ||
| Иң яхшы җыр | Dabro | Номинация | ||
| МУЗ-ТВ премиясе | Ел ачышы | Dabro | Җиңү[17] | |
| Иң яхшы төркем | Dabro | Номинация | ||
| Иң яхшы җыр | «Юность» | Номинация |
Искәрмәләр
- ↑ YouTube API
- ↑ Dabro. Европа Плюс. 2020-12-24 тикшерелгән.
- ↑ Группа Dabro выпустила саундтрек к фильму «Музыка крыш». Муз-ТВ (2020-10-23). әлеге чыганактан 2021-02-10 архивланган. 2020-12-24 тикшерелгән.
- ↑ YouTube сайтында Группа Dabro: история группы, написавшей главный хит 2020 года. Зе Интервьюер
- ↑ Группа Dabro: «Мы с Максом Коржом одни из немногих артистов, в песнях которых есть акцент на смысл». Казанский репортер (2020-6-25). әлеге чыганактан 2021-02-10 архивланган. 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro. Музыкальная премия Online Music Awards. әлеге чыганактан 2021-02-14 архивланган. 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Расскажем подробно о Dabro: «Мы писали песни для Светланы Лободы, Джигана и Полины Гагариной». ТНВ (2020-09-08). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro - Ты мой сон (клип) / Room RecordZ - YouTube (2020-08-09). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro - Юность (премьера песни, 2020) | Звук поставим на всю - YouTube (2020-05-14). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ Dabro - Юность (Official video) - YouTube (2020-05-14). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ YouTube сайтында DABRO и группа "Фрукты" - "Юность". Вечерний Ургант. 18.09.2020
- ↑ Премьера альбома: Dabro ― «Юность» (2020-11-06). 2020-12-23 тикшерелгән.
- ↑ YouTube сайтында Живой концерт группы Dabro в студии Авторадио
- ↑ Nickelodeon Kids' Choice Awards | KCA 2021. Nickelodeon. әлеге чыганактан 2020-07-10 архивланган. 2021-02-08 тикшерелгән.
- ↑ 2021 Kids' Choice Awards. әлеге чыганактан 2021-03-18 архивланган. 2021-03-19 тикшерелгән.
- ↑ Денис Бец (2021-04-20). Просмотры, хайп и радио: в Москве прошла премия Top Hit Music Awards.
- ↑ Победители премии Муз-ТВ 2021: итоги, участники, награды.
Сылтамалар
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.