2020 ел
| Еллар |
|---|
| 2016 · 2017 · 2018 · 2019 — 2020 — 2021 · 2022 · 2023 · 2024 |
| Унъеллык |
| 2000-еллар · 2010-еллар — 2020-еллар — 2030-еллар · 2040-еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
2020 (ике мең егерменче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2020 елы, III меңьеллыкның 20 елы, XXI гасырның 20 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 10 елы, 2020 елларның 1 елы. 2020 елдан бирле 6 ел үтте. 2020 елга производство календаре эш графикларын төзү өчен нигез булып хезмәт итә, шулай ук аның ярдәмендә эш сәгатьләренең саны билгеләнә.[1]
Литвада татарлар елы
Вакыйгалар
- Җәйге Олимпия уеннары 2020 узачак.
Татарстанда ТАССР игълан ителүнең 100 еллыгы.
Гыйнвар
- 15 гыйнвар — РФ президенты В.В.Путин Федераль Җыелышка еллык юлламасында РФ Конституциясен үзгәртү турында боерык бирә.
- 16 гыйнвар — РФнең Д.Медведев хөкүмәте ялга җибәрелә.
- 20 гыйнвар — Навальный штабы Казан мэры Метшинның 700 млн сумлык күчемсез милеген ачыклаган.[2]
- 29 гыйнвар — РФ президенты В.В.Путин Чуашстан Республикасының сайланган җитәкчесе Михаил Игнатьевны эшеннән алган.
- 31 гыйнвар — Бөекбритания Европа Берлегеннән чыга.
- Дөнья буенча коронавирус кизүе тарала.
Февраль
- 5 февраль — АКШ Конгрессы утырышында президент Дональд Трамп хакимият белән канунсыз файдалануда гаепсез дип таныла.
- 8 февраль —
Казакъстанның Җамбыл өлкәсе, Кордай районында дөңгән милләте авылларында оештырылган чуалышлар нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак була, 30 йорт яндырыла. - 27 февраль — В.В. Путин үзенең вазифаларын башкаручы дублёрлар булу хәбәрләрен инкарь итте.[3]
Март
- 9 март — Һааг халыкара мәхкәмәсендә 2014 елда Донецки өлкәсендә Малайзиянең Boeing 777 ракета белән бәреп төшерүнең оештыручыларына мәхкәмә процессы башлана.
- 11 март — БСО ел башында чыккан коронавирус кизүен пандемия дип таный.
- 18 март — Казанның Милләт йортында мөһаҗирлектәге татар журналисты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Нигъмәтинең "Әй, татарым, әй, син — җаным!" исемле шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.[4]
- 17 март — Татарстанда короновирус кизүенә чаралар күрелә башлый: югары һәм урта уку йортлары дистанцион укытуга күчә, мәдәният, спорт, күңел ачу чараларына тыюлар салына.
- 18 март — Urals төре нефтьнең бәясе 20$-ан түбән төшкән.
- 24 март — Меркурий һәм Венераның уртак элонгациясе.
Июнь
Июль
- 24 июль — 9 август — Токиода (Япуния) XXXII җәйге Олимпия уеннары узачак[5]. Бөтен дөньяда COVID-19 коронавирус авыруы таралуы сәбәпле, бер елга кичектерелде.
Август
- 5 август — Татарстан Республикасының Милли китапханәсе җитәкчесе итеп Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде, урынбасары — Тәбрис Яруллин[6].
- 26 август — Актаныш районы Әнәк авылында «Бабайда кунакта» паркында Россия Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиевның бюсты ачылды[7].
- 27 август — Казанда шагыйрь, драматург, башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды[8].
Сентябрь
- 13 сентябрь — Россиядә бердәм сайлау көне. Татарстанда президент сайлау.
- 14 сентябрь — Татарстан Президентын сайлауларда сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы аңа тавышын биргән), Рөстәм Миңнеханов өченче срокка Татарстан президенты итеп сайлана[9].
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
- 16 декабрь — Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары билгеләнде.
Вафатлар
- Төп мәкалә: 2020 елда вафатлар исемлеге
Гыйнвар
Февраль
- 7 февраль — Айрат Хәйруллин (49), Татарстан дәүләт эшлеклесе, сәнәгатьче, иң бай татарстанлының берсе.
- 23 февраль — Кәфил Әмиров (70), Татарстан прокуроры (2000—2013)[10].
Март
- 2 март — Госман Гомәр (87), журналист һәм язучы-прозаик[11].
- 13 март — Ренат Еникиев (82), композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты[12].
- 13 март — Ирек Миннәхмәтов (39), хуҗалык эшлеклесе (Татмедиа (2012), Татспиртпром (2015—2020) җитәкчесе)[13]
- 21 март — Резеда Ганиева (87), әдәбият галиме, фән докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе[14][15].
- 27 март — Роберт Миңнуллин, (71), Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе[16].
- 31 март — Равил Вәлиев (Равил Вәли), (77), язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[17][18].
Апрель
Май
- 15 май — Җәмил Зәйнуллин (73), гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы[19][20].
- 25 май — Стелла Писарева (95), КФУ тарихы музееның шәрәфле директоры, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1975)[21].
- 26 май — Кенесбай Мусаев, төрки телләр белгече.
Июнь
- 3 июнь — Ильяс Галимов (43), спортчы (билбаулы көрәш)[22].
- 6 июнь — Шаһинур Мостафин (72), язучы[23].
- 15 июнь — Абрек Әюпов (84), техник фәннәр докторы, генерал-полковник[24].
- 16 июнь — Әхмәтҗан Хәмәдишин (Әхмәт Дусайлы, 70), язучы[25] .
Июль
- 7 июль — Фәрит Гыйбатдинов (61), Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе[26]
- 11 июль — Альберт Әсәдуллин (70), виолончелист, Казан консерваториясе профессоры, Тукай премиясе иясе (2002)[27].
- 17 июль — Рафаиль Закиров (71), РФ атказанган хәрби очучысы (1992)[28].
- 19 июль — Рөстәм Фәйзуллин (Рөстәм Акъегет) (69), шагыйрь[29].
- 19 июль — Фәрит Хатыйпов (90), әдәбият галиме[30].
Август
- 4 август — Мәхмүт Нигъмәтҗанов (90), музыка өлкәсендә беренче татар профессоры[31].
- 26 август — Гомәр Саттаров (88), тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре докторы[32].
- 27 август — Мөдәррис Вәлиев (67), әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцент[33].
Сентябрь
- 14 сентябрь — Хәмдүнә Тимергалиева (71), җырчы, ТАССР халык артисты[34].
- 14 сентябрь — Ринат Харисов (71), 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» генераль директоры[35].
- 17 сентябрь — Александр Карпов (67), Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020)[36].
- 24 сентябрь — Әхмәт Рәшит (84), шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[37].
- 28 сентябрь — Расих Ханнанов (89), шагыйрь, язучы, журналист, «Кызыл таң»ның баш мөхәррире[38].
Октябрь
- 13 октябрь — Рәшит Әхмәтов (66), нашир һәм журналист.
- 20 октябрь — Ирек Сабиров (70), шагыйрь, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре[39].
Ноябрь
- 2 ноябрь — Ранис Газизов (61), «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист һәм нашир.
- 8 ноябрь — Альберт Хәсәнов (82), язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре[40].
- 25 ноябрь — Диего Марадона (60), футболчы, дөнья чемпионы[41].
- 27 ноябрь — Хәнәфи Бәдигый (79), шагыйрь, прозаик, М. Җәлил премиясе лауреаты[42].
Декабрь
- 2 декабрь — Фәрит Шиһапов (69), Татарстанның халык артисты, педагог, музыкант[43].
- 9 декабрь — Рафаэль Ильясов (81), җырчы, Татарстанның халык артисты[44].
- 13 декабрь — Айдар Хафиз (77), актер, Татарстанның халык артисты[45]
- 18 декабрь — Илүсә Бәдриева (79), драма актрисасы (Минзәлә театры), ТАССР халык артисты (1989)[46].
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Лирон Хәмидуллин
- Денис Осокин
- Идрис Газиев
- ТДОһБТ иҗади төркеме (Гөлнара Гатина, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Ренат Салаватов)
Нобель премиясе лауреатлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — БМО Бөтендөнья азык-төлек программасы (ингл. World Food Programme) — ачлыкка каршы көрәш һәм конфликтлы төбәкләрдә тынычлыкка ирешү шартларын яхшыртуга өлеш керткән өчен[47].
- химия буенча — Эммануэль Шарпантье (Франция) һәм Дженнифер Дудне (АКШ) — геномны үзгәртү методларын эшләгән өчен.
- физика буенча:
- премиянең яртысы — Роджер Пенроуз (Оксфорд университеты) — «кара тишек»нең ясалуы гомуми чагыштырмалылык теориясен алдан әйтүче ышанычлы дәлил булуын ачкан өчен.
- премиянең яртысы — Райнхард Генцель (Алмания) һәм Андреа Гез (АКШ) — Галактика үзәгендә гадәттән тыш массив компактлы объектны ачкан өчен.
- медицина буенча: Харви Дж. Альтер, Майкл Хоутон, Чарльз Райс — С гепатиты вирусын ачкан өчен.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Луиза Глюк, шагыйрә (АКШ) — «кырыс матурлык белән шәхси яшәешне универсаль итүче хатасыз шигъри тавыш өчен»[48]
Искәрмәләр
- ↑ 2020 елга производство календаре., archived from the original on 2019-11-02, retrieved 2019-11-02
- ↑ Навальный штабы: Илсур Метшин гаиләсе 700 млн сумлык күчемсез милеккә ия
- ↑ lenta.ru: Путин ответил на вопрос о двойнике
- ↑ "Шиһабетдин Нигъмәти шигырьләре "Моабит дәфтәре" була язган"
- ↑ Сборная России завершила выступления на Олимпиаде в Рио, выиграв 56 медалей.
- ↑ Татарстан Милли китапханәсендә мөдир алмашынды. Азатлык радиосы, 5.08.2020
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Минтимер Шәймиев бюст ачылышында: Бу — гомуми хезмәт һәм горурлык. Татар-информ, 26.08.2020
- ↑ Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк. 2021 елның 22 июнь көнендә архивланган ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 27.08.2020
- ↑ Регина Хисамова. Минниханов в третий раз стал президентом Татарстана(үле сылтама). Азатлык радиосы, 14.09.2020
- ↑ Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров вафат. Азатлык радиосы, 23.02.2020
- ↑ Язучы Госман Гомәр вафат. ТР язучылар берлеге сайты, 3.03.2020
- ↑ Танылган татар композиторы Ренат Еникеев вафат. Азатлык радиосы, 13.03.2020
- ↑ Артем Кузнецов, Анастасия Гусева. «Ходил и радовался жизни, ни намека на болезнь…»: не стало Ирека Миннахметова. БИЗНЕС Online, 13.03.2020(рус.)
- ↑ Әдәбият галиме Резеда Ганиева вафат. Азатлык радиосы, 21.03.2020
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Әдәбият галиме Резеда Ганиева вафат. Татар-информ МА, 21.03.2020
- ↑ Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Азатлык радиосы, 27.03.2020
- ↑ Равил Вәлиев вафат. ТР Язучылар берлеге сайты, 1.04.2020
- ↑ Умер поэт, прозаик и публицист Равиль Валиев. ИА Татар-информ, 1.04.2020(тат.)(рус.)
- ↑ Из жизни ушел известный арабист Джамиль Зайнуллин. ТНВ. 2020-05-15 тикшерелгән.
- ↑ Күренекле гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат. Шәһри Казан (15 май 2020). 2020-05-15 тикшерелгән.
- ↑ В Казани на 96-м году жизни скончалась легендарный деятель культуры Стелла Писарева. 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган «Вечерняя Казань», 25.05.2020
- ↑ Ушел из жизни один из самых титулованных борцов корэш последних лет Ильяс Галимов. 2020 елның 8 июнь көнендә архивланган Международная Федерация Корэш (рус.)
- ↑ Күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат. Татар-информ, 06.06.2020
- ↑ Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган. Татар-информ, 15.06.2020
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Язучы Әхмәт Дусайлы вафат. Татар-информ, 16.06.2020
- ↑ Фәрит Гыйбатдинов авылын, табигатен, милләтен яраткан милләтпәрвәр иде. Азатлык радиосы, 7.07.2020
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Казан консерваториясе профессоры, виолончелист Альберт Әсәдуллин вафат. Татар-информ, 11.07.2020
- ↑ В Москве ушел из жизни создатель и руководитель авиации МЧС России Рафаиль Закиров. БТК сайты, 19.07.2020
- ↑ Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат булды. ТР язучылар берлеге сайты, 19.07.2020
- ↑ Әдәбият галиме Фәрит Хатипов вафат. ТР язучылар берлеге сайты, 19.07.2020
- ↑ Татарның музыка өлкәсендә беренче профессоры Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат. Азатлык радиосы, 4.08.2020
- ↑ Тел галиме, шагыйрь Гомәр Саттаров вафат. Татар-информ, 26.08.2020
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Мөдәррис Вәлиев иртәгә соңгы юлга озатыла. Татар-информ, 27.08.2020
- ↑ Скончалась народная артистка Татарстана Хамдуна Тимергалиева. Азатлык радиосы, 14.09.2020
- ↑ Татарстан һәм Россия геофизикасы зур югалту кичерде. tng.ru, 15.09.2020(рус.)
- ↑ Ушел из жизни генеральный директор АО «Зеленодольский завод имени А.М.Горького» Александр Николаевич Карпов. 2022 елның 25 апрель көнендә архивланган Сайт АО «Зеленодольский завод имени А.М.Горького», 17.09.2020(рус.)
- ↑ Шагыйрь, журналист Әхмәт Рәшит вафат. Азатлык радиосы, 24.09.2020
- ↑ Ушел из жизни известный поэт, публицист и журналист Расих Ханнанов.(үле сылтама) Официальный портал Республики Башкортостан, 28.09.2020(рус.)
- ↑ Язучы Ирек Сабиров вафат. ТР Язучылар берлеге сайты, 20.10.2020
- ↑ Язучы Альберт Хәсәнов вафат. Татар-информ, 8.11.2020
- ↑ Умер Диего Марадона. msn.com, 25.11.2020(рус.)
- ↑ Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигый вафат. Азатлык радиосы, 27.11.2020
- ↑ Татарстанның халык артисты Фәрит Шиһапов вафат. Азатлык радиосы, 2.12.2020
- ↑ Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов вафат. Азатлык радиосы, 9.12.2020
- ↑ Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз вафат. Азатлык радиосы, 13.12.2020
- ↑ Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева вафат. Татар-информ, 19.12.2020
- ↑ Нобелевскую премию мира получила Всемирная продовольственная программа ООН. 2020 елның 10 октябрь көнендә архивланган news.mail.ru(рус.)
- ↑ Нобелевская премия-2020: лауреаты и главные достижения года. joy-pup.com, 9.10.2020(рус.)
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.