2019 ел
| Еллар |
|---|
| 2015 · 2016 · 2017 · 2018 — 2019 — 2020 · 2021 · 2022 · 2023 |
| Унъеллык |
| 1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
| Милади тәкъвим | 2019 MMXIX |
| Юлиан тәкъвим | 2018—2019 (14 гыйнвардан) |
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7527—7528 (14 сентябрьдән) |
| Римны нигезләгәннән башлап | 2771—2772 (4 майдан) |
| Яһүдләр тәкъвиме |
5779—5780 ה'תשע"ט — ה'תש"ף |
| Һиҗри тәкъвим | 1440—1441 (1 сентябрьдан) |
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4511—4512 (11 августтан) |
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1468 ԹՎ ՌՆԿԸ
|
| Кытай тәкъвиме | 4715—4716 (5 февральдан) 戊戌 — 己亥 сары эт — сары дуңгыз |
| Хәбәш тәкъвим | 2011 — 2012 |
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2075—2076 |
| - Шака самват | 1941—1942 |
| Шәмси тәкъвим | 1397—1398 |
| Буддачылык тәкъвиме | 2562 |
| Япон ел исәбе | 31 ел Хэйсэй |
2019 (ике мең унтугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2019 елы, III меңьеллыкның 19 елы, XXI гасырның 19 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 9 елы, 2010 елларның 10 елы. 2019 елдан бирле 7 ел үтте.
Берләшкән милләтләр оешмасы игълан иткән Халыкара асаба халыклар телләре елы[1][2]- Россиядә театр елы[3].
Вакыйгалар
- 1 гыйнвар
- АКШ-ның ЮНЕСКО-дан чыгу турындагы карары үз көченә кергән.
- NASA-ның New Horizons космик аппараты 2014 MU69 (Ультима Туле) объекты яныннан узып китте.
- 3 гыйнвар — кешелек тарихында беренче тапкыр Кытайның «Чанъэ-4» пилотсыз станциясе айның икенче ягында йомшак утырган[4].
- 5 гыйнвар — 1 февраль — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә футбол буенча 17-нче Азия Кубогы уза. Катар җыелма төркеме җиңде.
- 6 гыйнвар — Константинополь Патриархиясе Украина Православ чиркәвен аутокефаль (РПЧ белән тигез хокуклы) чиркәү итеп таныган.
- 1 февраль — Мәскәүдә Бердәм Россия офисына һөҗүм итүдә гаепләнгән МДУ аспиранты Азат Мифтахов тоткарланган.
- 24 февраль — Молдавиядә парламент сайлаулары[5].

- 2—12 март — Красноярскида (Россия) XXIX кышкы Универсиада узды[6].
- 3 март — Эстониядә парламент сайлаулары[7].
- 19 март — Казагыстан белән 30 елдан артык падишаһлык иткән Нурсолтан Назарбаев вазифасыннан киткән.
- 22 март — Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында (Сайтама, Япония) ялгыз шууда җиңү яулый.
- 27 март — Ford ширкәте Россиядә җиңел автолар чыгаруны туктату турында белдерә, шул сәбәпле Чаллыдагы автозавод һәм Алабугадагы двигательләр заводы ябыла.[8]
- 31 март — Украинада президент сайлауларының беренче туры.
- 15 апрель — Парижда Нотр-Дам-де-Пари гыйбадәтханәсенә ут каба.
- 16 апрель — Русия Д.Думасы Рунетның «имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында» канун өлгесен кабул итте.[9]
- 18 апрель — Уфада Габдулла Тукайга тарихта беренче һәйкәл корыла.
- 30 апрель
- 1 май — Петербургта Хезмәт бәйрәме көненә багышланган йөрешне полиция көч белән тарата, 70 кеше тоткарлана. Дәрвишләр бистәсендә шәһәр хакимиятенә каршы митинг уза.[11]
- 3—19 май — Братиславада һәм Кошицада (Словакия) алкалы хоккей буенча дөнья чемпионаты узачак[12].
- 14—18 май — Исраил (Тел-Әвив) Eurovision-2019 кабул итәчәк.
- 31 май — Казан Халыкара аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелә.
- 1 июнь — Казанның Шәриф Камал музее нигезендә Татар әдәбияты музее эшли башлый.
- 3 июнь — Татарстан тулысынча санлы телевидениегә күчә.[13]
- 4 июнь — Ураза бәйрәме.
- 7—9 июнь — WWDC Калифорниядә.
- 19 июнь — татарларның «Фәйзрахманчылар» дини җәмгыятенең биш җитәкчесе экстремистлыкта гаепләнеп, җәмгысе 28,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.[14]
- 21 июнь — Путин Россиядән Грузиягә туристларны җибәрмәскә кушкан һәм авиаочышларны тыйган.[15]
- 2 июль
- Тулы кояш тотылуы булды, ул Тын океанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Чилида һәм Аргентинада иң яхшы күренде[16].
- Россиянең яшерен максатлар үтәүче махсус су асты көймәсендә янгын чыгып, 14 кешедән торган экипаж тончыгып үлә.
- Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак була.
- 14 июль — Башкортстанның Архангел районында Чаллы туристлары утырган автобус юл бәла-казасына тарый. 6 кеше һәлак була.[17]
- 16 июль — Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров 2021 елда Нефтекамада татар полилингваль мәктәпнең ачылуын вәгъдә иткән.
- 8 август
- Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты.[18]
- Северодвинск диңгез ракета полигонында сынаулар үткәргәндә шартлау чыгып, 5 Росатом хезмәткәре һәлак була.[19].
- 11 август — Корбан бәйрәме.
- 24 август — Арчада районара чүп полигонын ясауга каршы урам җыены узды.
- 31 август — Аргентина дәүләт бурычы буенча дефолт игълан ителде.
- 2 сентябрь — ТР мәдәният министрлыгы Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллинны эшеннән алган.[20]
- 8 сентябрь — Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда парламент, Башкортстанда башлык сайлау көне.
- 10 сентябрь — Ижауда удмурт галиме Альберт Разин Россиядә милли телләрне бетерү сәясәтенә каршылык йөзеннән үз-үзенә ут төртеп үлә.
- 27 сентябрь — Китап радиосы Казанда 98,6 MHz ешлыгында эфирга чыгу хокукын алган.[21]
- 29 сентябрь — Австриядә вакытыннан алда парламент сайлаулары.
- 1 октябрь — Гыйракта массакүләм протестлар башланды.
- 14 октябрь — Россиядә аналог телевидениесе тулысынча сүндерелде һәм халкы тоташы белән Мәскәү-Петербург каналларыннан гына торган санлы телевидение триплексларына күчерелде[22].
- 19 октябрь — Краснояр краенда буа (дамба) ерылу аркасында 15 кеше һәлак була.[23]
- 19 октябрь — Россия Федерациясе буенча һәм 22 чит илдә Татарча диктант үткәрелгән. Язу урыннары — 1410, катнашучылар саны — 85 мең артык.[24][25]
- 25 октябрь — Байкал арты краенда рядовой Рамил Шәмсетдинов үзен җәзалаган офицерны һәм җиде түбән чин хәрбиен атып үтерә, өчесен яралый.
- 28 октябрь — Башкортстан җитәкчелеге рәсми иҗтимагый оешмалары аша Башкортстанда Татарча диктант уздырылуга ризасызлык белдереп, Татарстан җитәкчелегенә язма дәгъва белдерә.[26]
- 5 ноябрь — Кырым күпереннән тимер юл хәрәкәте ачыла.
- 5 ноябрь — РФ Президенты В. В. Путин Википедияне «ышанычлырак мәгълүмат чыганагы» — Зур Россия белешмәлеге (рус. Большая российская энциклопедия) белән алмаштырырга тәкъдим итте[27][28].
- 23 ноябрь — Бугенвильнең Папуа — Яңа Гвинеядан бәйсезлеге турында референдум булачак

- Хаябуса-2 зонды 1999 JU3 астероидыннан Җиргә кайтырга кузгала[29].
- 9 декабрь — Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) Россияне 4 елга Олимпия уеннарыннан һәм барлык дөнья чемпионатларыннан читләштергән.
- 10 декабрь — Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районындагы Куштау уникаль табигать һәйкәленең сода ясау өчен эшкәртеләчәген белдерә.[30]
- 16 декабрь — Казан янындагы Усаклык бистәсендә Чүп яндыру заводын төзүгә каршы активистларның чатыр лагере полиция һәм «милли гвардия» көче белән туздырылган, активистлар тоткарланган.
Вафатлар
- Төп мәкалә: 2019 елда вафатлар исемлеге
Гыйнвар
- 4 гыйнвар — Мөсәгыйть Хәбибуллин (91), Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе.
- 12 гыйнвар — Габбәс Мөхәммәтшин (83), министр урынбасары, ТАССР атказанган төзүчесе.
- 14 гыйнвар — Гомәр Мәрдәнов (88), актер, режиссер, Әтнә театрына нигез салучы.
- 13 гыйнвар — Басыйр Рафиков (97), татар шагыйре (Магнитогорски).
- 16 гыйнвар — Илһам Шакиров (83), бөек татар җырчысы.
Февраль
- 16 февраль — Венера Ихсанова (85), журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974).
- 17 февраль — Заһир Вәлитов (78), Гафури театры артисты, РФ, БР халык артисты, С. Юлаев премиясе.
- 25 февраль — Җәүдәт Дәрзаман (73), шагыйрь, журналист[31].
Март
- 14 март — Илгиз Кәримов (77), журналист, публицист, тәрҗемәче.
Апрель
- 6 апрель — Рифгать Әбдиев (92), уйлап табучы, кибернетик, фән докторы, профессор.
- 8 апрель — Василий Лихачев (67), дәүләт эшлеклесе, юрист, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, ТР вице-президенты, Россиянең Европа берлегендә даими вәкиле.
- 18 апрель — Айрат Ибраһимов (83), татар җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист (Сембер).
- 24 апрель — Дөрия Рамазанова, татар телчесе, фәннәр докторы, профессор.
Май
- 9 май — Сергей Доренко (59), Россия журналисты, теле- һәм радиотапшырулар алып баручы, комментатор, продюсер[32].
Июнь
- 26 июнь — Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин (72), БР мөфтие[33].
- 30 июнь — Әмир Камалиев (59), драматург, актер[34].
Июль
Август
- 17 август — Илмир Имаев (68), блогер, хокук яклаучы, сәяси тоткын.
Сентябрь
- 10 сентябрь — Альберт Разин (79), удмурт галиме, җәмәгать эшлеклесе.[36]
- 14 сентябрь — Муса Сираҗи (80), шагыйрь[37].
- 27 сентябрь — Әзһәр Хөсәенов (78), татар театрларында җитәкче, Сара Садыйкова фонды директоры.
Октябрь
- 9 октябрь — Җәүдәт Миңнуллин (64), татар тарихчысы, Казан университеты фәнни китапханәсенең элекке мөдире.
- 11 октябрь — Алексей Леонов (85), совет космонавты, ССРБ-ның очучы-космонавты (1965), ике тапкыр Советлар Союзы Герое (1965, 1975)[38].
- 12 октябрь — Рада Нигъмәтуллина (88), сынчы[39].
Ноябрь
- 7 ноябрь — Талха Гыйниятуллин (94), БР халык язучысы[40].
- 29 ноябрь — Рафаэль Сәхәбиев (68), татар опера җырчысы.
Декабрь
- 3 декабрь — Исламия Мәхмүтова (76), РСФСР-ның атказанган, Татарстанның халык артисты.
- 10 декабрь — Юрий Лужков (83), Россия сәяси эшлеклесе, 18 ел дәвамында (1992—2010) Мәскәү хакиме (мэр) булып эшләгән.
- 21 декабрь — Маузир Гыйниятуллин (57), Чаллы татар милли хәрәкәте вәкиле.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
Нобель премиясе лауреатлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Абий Әхмәт Али, Хәбәшстан премьер-министры.
Искәрмәләр
- ↑ International Year of Indigenous Languages
- ↑ Дәүләтнең тел сәясәте турында БМОга шикаять итү мөмкин
- ↑ Указ о проведении в 2019 году Года театра
- ↑ Китайский аппарат "Чанъэ-4" совершил посадку на обратной стороне Луны. РИА Новости (20190103T0723+0300Z). 2019-01-04 тикшерелгән.
- ↑ Потасовки на площади Великого Национального Собрания. 2015 елның 19 ноябрь көнендә архивланган
- ↑ Об Универсиаде. Официальный сайт Универсиады. әлеге чыганактан 2016-07-16 архивланган. 2016-07-25 тикшерелгән.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-07-27, retrieved 2022-04-03
- ↑ Ford закроет заводы в Челнах и Елабуге
- ↑ Русия думасы Рунетны изоляцияләү канунын кабул итте
- ↑ Император Японии Акихито отречется от престола 30 апреля 2019 года.
- ↑ Дәрвишләр бистәсе: "Төп проблем — юл түгел, ә без сайлаган хакимият"
- ↑ Определены хозяева чемпионатов мира по хоккею 2019 и 2020 годах.
- ↑ https://www.business-gazeta.ru/news/405651
- ↑ Татарстанда "Фәйзрахманчылар" төркеме әгъзалары ирекләреннән мәхрүм ителде
- ↑ Путин Грузиягә очышларны вакытлыча туктата
- ↑ Total solar eclipse of 2019 jul 02.(ингл.)
- ↑ https://www.azatliq.org/a/30055072.html
- ↑ Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты
- ↑ «Росатом» сообщил о гибели 5 своих сотрудников при взрыве на полигоне в Архангельской области. Газета «Коммерсантъ» (2019-08-10).
- ↑ Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм"
- ↑ Казанда татар телендә "Китап" радиосы эшли башлаячак
- ↑ Срок перехода на цифровое телевидение продлили до 14 октября. ТАСС. 2019-04-25 тикшерелгән.
- ↑ https://www.azatliq.org/a/30224723.html
- ↑ Башкортстан хакимияте "Татарча диктант" чарасын уздыруга комачаулады
- ↑ Всемирный форум татарской молодежи потребовал от Радия Хабирова разобраться со скандалом вокруг "Татарского диктанта"
- ↑ Башкортстан халыклары ассамблеясы вәкилләре "Татарча диктант"ка зарланып хат язган
- ↑ Нас пугают блокировкой с 2012 года. Радио Свобода, 6.11.2019(рус.)
- ↑ Путин предложил заменить «Википедию» на более достоверный источник информации. ИА «Башинформ», 6.11.2019(рус.)
- ↑ JAXA Report on Hayabusa-2, Procyon, and International Collaboration Sample Return Working Group. 2014 елның 15 июль көнендә архивланган(ингл.)
- ↑ Радий Хәбиров: "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу — файдасыз"
- ↑ Җәүдәт Дәрзаман вафат. 2019 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган ТР язучылар берлеге сайты, 25.02.2019
- ↑ В Москве скончался Сергей Доренко
- ↑ Башкортстанның беренче мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вафат. Азатлык радиосы, 26.06.2019
- ↑ Танылган артист, драматург Әмир Камалиев вафат. Азатлык радиосы, 30.06.2019
- ↑ Rip Torn, Artie the Producer on 'The Larry Sanders Show,' Dies at 88
- ↑ "Ишетегез мине: удмуртларның геноциды бара" — Альберт Разин манифесты
- ↑ В Башкирии на 81 году жизни скончался поэт Муса Сиражи. proufu.ru, 14.09.2019
- ↑ Умер Алексей Леонов – первый человек в открытом космосе
- ↑ Танылган татар сынчысы Рада Нигъмәтуллина вафат. Азатлык радиосы, 12.10.2019
- ↑ Умер народный писатель Башкортостана Талха Гиниятуллин. ИА «Башинформ», 7.11.2019(рус.)
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.