2011 ел
| Еллар |
|---|
| 2007 · 2008 · 2009 · 2010 — 2011 — 2012 · 2013 · 2014 · 2015 |
| Унъеллык |
| 1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
| Милади тәкъвим | 2011 MMXI |
| Юлиан тәкъвим | 2010—2011 (14 гыйнвардан) |
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7519—7520 (14 сентябрьдән) |
| Римны нигезләгәннән башлап | 2763—2764 (4 майдан) |
| Яһүдләр тәкъвиме |
5771—5772 ה'תשע"א — ה'תשע"ב |
| Һиҗри тәкъвим | 1432—1433 (27 ноябрьдан) |
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4503—4504 (11 августтан) |
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1460 ԹՎ ՌՆԿ
|
| Кытай тәкъвиме | 4707—4708 (3 февральдан) 庚寅 — 辛卯 ак юлбарыс — ак йорт куяны |
| Хәбәш тәкъвим | 2003 — 2004 |
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2067—2068 |
| - Шака самват | 1933—1934 |
| Шәмси тәкъвим | 1389—1390 |
| Буддачылык тәкъвиме | 2554 |
| Япон ел исәбе | 23 ел Хэйсэй |
2011 (ике мең унберенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 2011 елы, III меңьеллыкның 11 елы, XXI гасырның 11 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 1 елы, 2010 елларның 2 елы. 2011 елдан бирле 15 ел үтте.
- ТЮРКСОЙ илләрендә һәм Татарстанда — Габдулла Тукай елы[1][2].
- Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Шүрәле» елы [3].
- TIME журналы 2011 елның «Ел кешесе» дип «протест белдерүчене» атады[4].
Вакыйгалар
- Шулай ук кара: Төркем:2011 ел
Гыйнвар


- 1 гыйнвар — Эстония евро акча берәмлеген кабул итеп, «еврозона»ның 17-нче иле булды[5].
- 1 гыйнвар — Маҗарстан Европа Берлегендә рәислек итә башлый[6].
- 3 гыйнвар — Арнольд Шварцнеггер Калифорния штатының губернаторы мөддәтe тәмамлану сәбәпле вазифасыннан китә.
- 4 гыйнвар — Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзен 2020 елга кадәр президентлык мөддәтен озайту максатында илдә референдум уздырудан рәсми рәвештә баш тартты[7].
- 8 гыйнвар — АКШ-ның Аризона штатында Тусон шәһәрендә сайлаучылар белән очрашуы вакытында АКШ Конгрессына Демократик партиядән сайланган Габриел Гиффордс һәм аның тарафдарларына һөҗүм ясала. Алты кеше вафат, Гиффордс белән 12 кеше яраланган[8].
- 13 гыйнвар — Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазифасыннан вакытыннан алда китүен хәбәр итте[9].
- 14 гыйнвар — Тунис президенты Зин әл-Абидин Бин Гали илдәге ризасызлык җыеннарыннан соң Согуд Гарәбстанына качты[10].
- 15 гыйнвар — Википедия проектына 10 ел тулды.
- 21 гыйнвар — Александр Лукашенко дүртенче тапкыр рәсми төстә Белорусия президенты вазифасына керешә [11].
- 24 гыйнвар — Домодедово һава аланында шартлау нәтиҗәсендә 35 кеше вафат була, 180 кеше җәрәхәтләнә.
- 26—30 гыйнвар — 41-нче Бөтендөнья икътисади форумы (Давос, Швейцария)[12].
- 28 гыйнвар — Россиянең Дәүләт Думасы Полиция турындагы канунны кабул итә [13].
- 28 гыйнвар — Төркиянең Эрзурум шәһәрендә XXV Кышкы Универсиада уеннары башланды[14].
- 29 гыйнвар — Мисырдагы тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 2 фиргавен мумиясе юкка чыгарыла, Милли музейдан берничә кыйммәтле экспонат урлана[15].
- 30 гыйнвар — Казанның «Лепрекон» барында чыккан янгында дүрт кеше һәлак була[16].
- 30 гыйнвар — Астанада (Казакъстан) 7-нче Кышкы Азия уеннары старт алган[17].
- 31 гыйнвар — Ирек Мортазин шартлы рәвештә иреккә чыгарылды[18].
Февраль

- 6 февраль — Эрзурумда (Төркия) XXV Кышкы Универсиада тәмамланды [19].
- 8 февраль — Россия президенты Дмитрий Медведев «кышкы вакытка» күчүне гамәлдән чыгарды. 2011 елда Россия халкы соңгы тапкыр «җәйге вакытка» күчә[20].
- 11 февраль — Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк вазифасыннан китте[21].
- 22 февраль — Яңа Зеландиядә 6,3 дәрәҗәдәге көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 98 вафат булды, йөзләрчә кеше җәрәхәтләгән[22][23].
- 24 февраль — «Интерфакс»ка биргән әңгәмәдә Миңтимер Шәймиев Россиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп, милли республикаларын бетерү тәкъдименә каршы чыкты[24][25].
- 24 февраль — «Дискавери» шаттлы соңгы сәфәренә чыга[26].
- 28 февраль — Лос-Анджелеста (АКШ) 83-нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы үтте [27].
Март


- 1 март — Россиядә «Полиция» турындагы федераль канун үз көченә керде[28][29].
- 2 март — «Башкорт яшьләр иттифагы» әгъзалары ачлык чарасын башлады[30].
- 6 март — Эстониядә парламент сайлауларында Реформалар фиркасе җиңү яулады[31][32].
- 11 март — Япониядә көчле җир тетрәү[33] 8 мең кеше вафат, 3 мең җәрәхәтләнгән, 10 меңнән артык кеше язмышы хәбәрсез[34].
- 12 март — Япониянең «Фукусима-1» атом электр станциясендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә шартлау. Реактор тирәсендә нурланыш дәрәҗәсе арткан [35].
- 18 март — Миңтимер Шәймиев «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәдә федераль хөкүмәт сәясәтен тәнкыйтьләп, «Бердәм Россия» фиркасенең Югары шурасы президиумыннан чыгу ниятен әйтте[36].
- 19 март — Мисырда конституцияне үзгәртү буенча референдум узды. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеге төзәтмәләрне хуплады[37].
- 19 март — Франция, Бөекбритания һәм АКШ хәрби көчләре Каддафиның гыйсъянчыларга һөҗүмнәрен туктату өчен Ливиянең кайбер районнарында бомбардировка башлады[38].
- 26 март — Казанның Ирек мәйданында якынча 4 мең кеше җыелып, балык тотуны түләүле итүгә каршылык белдерде [39].
- 27 март — Россия соңгы тапкыр җәйге вакытка күчте [40].
Апрель

- 3 апрель — Казакъстанда узган президент сайлауларында 95,5 % тавыш белән Нурсолтан Назарбаев җиңү яулый[41].
- 11 апрель — Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары вузның яңа җитәкчелегенең факультетны бетерүләренә каршы пикетка чыкты.[42]
- 11 апрель — Минск шәһәренең «Октябрьская» метро станциясендә шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше вафат[43].
- 13 апрель — Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзаратының Бишенче чираттан тыш корылтаенда мөфти вазифасына Илдус Фәиз сайланды.[44].
- 16 апрель — Россия белән Төркия арасында визалар бетерелде[45].
- 29 апрель — Бөекбританиядә шаһзадә Уильям һәм Кейт Миддлтон никахы үтте[46].
Май

- 2 май — АКШ президенты Барак Обама террорист, Әл-Каидә җитәкчесе Усама бин Ладенның үтерелүе турында игълан итте[47].
- 10—14 май — «Евровидение 2011» җыр бәйгесендә җиңүне Азәрбайҗан вәкилләре — Ell һәм Nikki яулый[48].
- 15 май — хоккей буенча дөнья беренчелеге тәмамлана. Финляндия җиңә.
- 15 май — Нью-Йоркта Халыкара Валюта Фонды башлыгы Доминик Стросс-Кан кулга алынды[49].
- 18 май — Сергей Миронов Петербург думасы тарафыннан Федерация Шурасыннан чакыртылды[50].
- 19 май — АКШ президенты Барак Обама Якын Көнчыгышта барган үзгәрешләр турында чыгыш ясады[51].
- 31 май — Вануату Абхазия бәйсезлеген таныды һәм аның белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырды[52].
Июнь

- 2 июнь — Латвия президентын сайлауда Андрис Берзиньш җиңә.
- 3 июнь — Удмуртиянең Пугачево авылы янында урнашкан хәрби бүлектә янгын нәтиҗәсендә шартлаулар башланган[53].
- 3 июнь — Һаагта Ратко Младич эше башланды[54].
- 12 июнь — Төркиядә парламент сайлаулары үтә[55]. Гаделлек һәм үсеш фиркасе җиңү яулады[56].
- 18 июнь — Болгарда чираттагы Изге Болгар җыены узды[57]. Җыенда Болгарга Ислам динен китергән сәхабәләргә истәлек билгесе ачылды[58].
- 19 июнь — Казанда «KAZANHALAL-2011 II Халыкара күргәзмә-ярминкәсе» ачылды[59].
- 19 июнь — Сомали премьер-министры Мөхәммәд Габдуллаһ Мөхәммәд вазифасыннан китте[60].
- 20 июнь — Зиннәтулла Билалетдинов хоккей буенча Россия җыелмасының яңа баш тренеры итеп билгеләнде[61]
- 20 июнь — Петрозаводск тирәсендә Ту-134 пассажир очкычы һәлакәткә очрады (44 кеше һәлак булды, 8-е исән)[62].
- 23 июнь—2 июль — 33-нче Халыкара Мәскәү кинофестивале[63].
- 24 июнь — Казанга Россия президенты Дмитрий Медведев, Азәрбайҗан президенты Илһам Әлиев һәм Әрмәнстан президенты Серж Саргсян килделәр. Казанда Таулы Карабах сөйләшүләре үтте[64]. Татар иҗтимагый үзәге үткәрергә теләгән пикет тыелды, активистлар тоткарланды[65].
- 25 июнь — Казанда Сабан туе һәм «Тынычлык яратылышы» фестивале узды. Чараларда Дмитрий Медведев та катнашты.[66][67].
- 29 июнь — Казанның IT-паркында татарча Microsoft Windows 7 һәм Microsoft Office 2010 программалары тәкъдим ителде[68].
- 29 июнь — Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Латин графикасына нигезләнгән татар әлифбасын кайтару турындагы канунга үзгәрешләр кертү хакында» канун өлгесе тикшерелде[69].
Июль


- 1 июль — Европа берлеге рәислеге Польшага күчә[70].
- 5 июль — Кристин Лагард Халыкара валюта фондын җитәкли башлады[71].
- 6 июль — 2018 елгы Кышкы Олимпия уеннары башкаласы булып Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәре игълан ителде[72].
- 8 июль — Татар Википедиясе 10 мең мәкалә чиген уза.
- 8 июль — Демократик Конго Җөмһүриятендә авиаһәлакәт нәтиҗәсендә 127 кеше вафат була[73].
- 9 июль — Көньяк Судан бәйсез дәүләт булып игълан ителә[74].
- 10 июль — Казан янында «Булгария» теплоходы бата. 122 кеше вафат.[75].
- 10 июль — News of The World британ газетасы ябылды[76].
- 14 июль — Көньяк Судан 193-нче әгъза буларак БМО оешмасына кабул ителә[77].
- 22 июль — Норвегия терактларында 92 кеше вафат[78].
- 25—31 июль — Казанда XXI Татар яшьләре көннәре узды[79][80].
- 31 июль — кояш бату белән Рамазан ае башлады[81].
Август

- 6 август — Бөекбританиядә чуалышлар башлана[82].
- 12—23 август — Шэньчжэньда (Кытай) XXVI җәйге универсиада узды[83].
- 13 август — Берлин дивары төзелә башлауга 50 ел тулды[84].
- 22 август — Ливиядә гыйсьянчылар Триполи шәһәренә бәреп керделәр[85].
- 22 август — Валентина Матвиенко Петербург губернаторы вазифасыннан китте.
- 26 август — чираттан тыш Абхазия президенты сайлауларында Александр Анкваб җиңде[86].
- 30 август — Йосихико Нода Япониянең премьер-министры булып сайланды[87].
- 31 август—10 сентябрь — 68-нче Венеция кинофестивалендә җиңүне «Фауст» фильмы яулады[88].
Сентябрь

- 1 сентябрь — Россия тугыз вакыт бүлгесенә бүленде[89].
- 2 сентябрь — Чуашстанның дәүләт шурасы республика конституциясенә үзгәрешләргә күрә республика җитәкчесе президент түгел, ә «башлык» дип атала[90].
- 7 сентябрь — Россиянең «Локомотив» хоккей такымы уенчылары утырган Як-42 очкычы Ярыслаудан күтәрелеп киткәндә казага очрады. Очкычтагы 45 кешенең 43-е һәлак булды[91].
- 7 сентябрь — Казанның элекке мэры Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасында Россиянең даими вәкиле эшеннән алынды[92].
- 16 сентябрь — Франциядә урамда намаз укуны тыю көчкә керде[93].
- 21 сентябрь — Валентина Матвиенко Россиянең Федерация шурасы башлыгы булып сайланды[94].
- 23 сентябрь — Фәлестыйн башлыгы Мәхмүд Габбас БМО-да әгъзалык сорап рәсми гариза тапшырды[95].
- 23—24 сентябрь — Бердәм Россия фиркасенең XII корылтае. Россия президентына намзәт булып Владимир Путин билгеләнә[96].
- 25 сентябрь — Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар тавыш бирүдә катнашу һәм җирле сайлауда үз намзәтләрен чыгару хокукына ия булды[97].
- 27 сентябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Австралиядәге сәфәре вакытында татар җәмгыяте вәкилләре белән дә очрашты[98].
- 27 сентябрь — Төркиянең Тарсус шәһәрендә Габдулла Тукай бульвары ачылды[99].
- 30 сентябрь—1 октябрь — Казанда II Бөтендөнья татар галимнәре форумы уза[100][101].
Октябрь

- 3 октябрь — 2011 елның Нобель бүләге ияләрен игълан итү башланды[102].
- 6 октябрь — Татарстан мөфтие Илдус Фәиз наркоманиягә каршы фәтва чыгарды[103].
- 9 октябрь — Польшадагы парламент сайлауларында Дональд Туск җитәкләгән «Ватандашлар платформы» фиркасе җиңә[104][105].
- 11 октябрь — Киев мәхкәмәсе Украина экс-премьеры Юлия Тимошенконы 2009 елда Россия белән газ килешүләрен төзегәндә вакаләтләренең кысаларыннан чыгуда гаепле дип табып, аны 7 елга иректән мәхрүм итү җәзасын бирде[106].
- 14 октябрь — Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Х корылтае үтте[107].
- 15 октябрь — Казанда егерме икенче тапкыр Хәтер көне оештырылды[108].
- 21—24 октябрь — Казанда Халыкара тюркология конференциясе узды[109].
- 22 октябрь — Казанның «Милләт» басмаханәсе татар эшкуары Рәүф Хәсәновка сатылды[110].
- 23 октябрь — Төркия көнчыгышындагы җир тетрәү нәтиҗәсендә 500-дән артык кеше һәлак булды[111].
- 27 октябрь — Ирландия президенты сайлауларында җиңүне Майкл Хиггинс яулады[112].
- 28 октябрь — Төзекләндерүдән соң Мәскәүдә Большой театр ачылды[113].
- 31 октябрь — БМО мәгълүматлары буенча Җир шарында халык саны җиде миллиардка җитте[114].
- 31 октябрь — Парижда ЮНЕСКО-ның генераль конференциясендә Фәлестыйнны әлеге оешманың тулы хокуклы әгъзасы дип белдерде[115].
Ноябрь

- 3 ноябрь — «Яблоко» фиркасе Казанда татар телендәге сайлау алды платформасы белән таныштырды[116].
- 3—4 ноябрь — Франциянең Канн шәһәрендә G20 cаммиты уза[117].
- 7 ноябрь — Греция премьер-министры Георгиос Папандреу вазифасыннан китте[118].
- 12 ноябрь — Италия премьер-министры Сильвио Берлускони вазифасыннан китте[119].
- 13 ноябрь — Көньяк Осетиядә президент сайлаулары уза[120].
- 17 ноябрь — Казанның Кол Шәриф мәчетендә дөньяның иң зур басма Коръән тәкъдим ителде[121].
- 17 ноябрь — Казанда Финляндиянең виза үзәге ачылды[122].
- 18 ноябрь — Казанда «Татар егете-2011» бәйгесе узды[123].
- 20 ноябрь — Чаллыда Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылды[124].
- 27 ноябрь — Бердәм Россия Россия президенты вазифасына Владимир Путин намзәтен хуплады[125].
Декабрь

- 4 декабрь — VI чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасын сайлау.
- 4 декабрь — Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар вакытындагы фальсификацияләргә каршылык чаралары башлана.
- 9—10 декабрь — Казанның Камал театрында Мөхлисә Бубый турында «Үлеп яратты» спектакле премьерасы узды[126].
- 10 декабрь — Россия буйлап Дәүләт Думасына сайлаулар вакытындагы фальсификацияләргә каршы протест чаралары узды[127][128].
- 10 декабрь — Швециянең Стокһольм һәм Норвегиянең Осло шәһәрләрендә 2011 елның Нобель премияләрен тапшырү тантанасы үтте[129].
- 15 декабрь — рәсми рәвештә АКШ Гыйрактагы хәрби көчләрен чыгаруны тәмамлады[130].
- 16 декабрь — Казакъстанның Яңаүзән шәһәрендә чуалышларда ун кеше һәлак булды[131].
- 17—18 декабрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иранга барды, бер миллиард долларлык килешү төзеде[132].
Вафатлар



- Төп мәкалә: 2011 елда вафатлар исемлеге
- 1 гыйнвар — Георгий Балл, рус язучысы.
- 14 гыйнвар — Илдар Әхмәдиев — татар рәссамы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 17 гыйнвар — Жан Дютур, француз язучысы, Француз академиясе әгъзасы.
- 21 гыйнвар — Роза Хәбибрахманова, татар артисткасы.
- 6 февраль — Шамил Исхаков, татар имамы.
- 17 февраль — Радик Фәизов, татар язучысы, хикәяче.
- 1 март — Флера Зыятдинова, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.
- 11 март — Булат Мансуров, режиссер, артист, сценарист.
- 23 март — Элизабет Тэйлор, АКШ һәм Бөекбритания актрисасы.
- 30 март — Людмила Гурченко, ССРБ һәм Россия актрисасы.
- 14 апрель — Усман Әлмиев, татар җырчысы.
- 14 апрель — Рафаэль Мостафин, татар язучысы.
- 7 май — Шәүкәт Галиев, татар шагыйре.
- 29 май — Сергей Багапш, Абхазия президенты.
- 31 май — Мөнирә Булатова, татар җырчысы, артист.
- 10 июнь — Юрий Буданов, җинаятьчел Россия офицеры, полковник[133].
- 18 июнь — Елена Боннэр, диссидент, җәмәгать эшлеклесе.
- 10 июль — Наташа Башурина (32), шагыйрә, журналист.
- 17 июль — Гали Акыш, Бөтендөнья Татарлар лигасының башлыгы, җәмәгать эшлеклесе, Төркия татары.
- 30 август — Җәүдәт Гыйләҗетдинов, Уфада яшәүче татар галиме, социолог.
- 31 август — Равмер Хәбибуллин, КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1987-90).
- 11 сентябрь — Рәфис Измайлов, татар журналисты[134].
- 20 сентябрь — Вера Минкина, татар артисткасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты.
- 26 сентябрь — Вангари Маатаи, җәмәгать эшлеклесе, тынычлык өчен Нобель бүләге иясе.
- 5 октябрь — Стив Джобс, АКШ програмисты, Apple ширкәтенә нигез салучы.
- 8 октябрь — Тәнзилә Эрдоган, Рәҗәп Таййип Эрдоганның әнисе[135].
- 27 октябрь — Сергей Говорухин, кино режиссеры, сценарий язучы, прозаик.
- 14 ноябрь — Гариф Солтан, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык радиосы»ның татар-башкорт хезмәтен оештыручы.
- 22 ноябрь — Светлана Аллилуева, Сталин кызы, ССРБ-дан качкан мөһаҗир.
- 6 декабрь — Флера Сафиуллина, татар тел галимәсе, филология фәннәре докторы.
- 8 декабрь — Фәнис Яруллин, татар шагыйре, язучы, драматург.
- 17 декабрь — Эвора Сезария (70), африкан фольклор жырчысы.
- 17 декабрь — Ким Чен Ир, КХДҖ башлыгы.
- 18 декабрь — Вацлав Һавел, чех дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент, хокук яклаучы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [136]
- Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан.
- Шагыйрь Илфак Ибраһимов.
- Опера җырчысы Альбина Шаһиморатова.
- Рәссамнар гаиләсе — Рөстәм һәм Мария Килдебәковлар.
Нобель премиясе лауреатлары

- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Брюс Бетлер, Жуль Һоффман, Ральф Стейнман (вафат булганнан соң[137]) [138]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Сол Перлмуттер, Адам Райсс һәм Брайан Шмидт[139].
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Даниэл Шехтман[140].
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Томас Транстремер[141].
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Томас Сэрджент, Кристофер Симска[142].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Эллен Серлиф, Лейма Гбоуэ, Тәвәккүл Карман[143].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Әнкарада Тукай елына старт бирелде, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2011-01-29
- ↑ Татарстан Республикасында 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2011-02-14
- ↑ "Азатлык" радиосы Шүрәле елын игълан итте
- ↑ TIME 2011 ел кешесе дип "протестчыны" атады
- ↑ Эстониядә кулланышка евро керде(үле сылтама)
- ↑ Европа Берлеген Маҗарстанга тапшырдылар
- ↑ Назарбаев президентлыгын озайтудан баш тартты
- ↑ Аризонада АКШ Конгрессы вәкиле Габриел Гиффордска һөҗүмне тикшерү бара(үле сылтама)
- ↑ Госман Исхакый мөфтилектән китте
- ↑ Тунис президенты Согуд Гарәбстанына качты
- ↑ Лукашенка дүртенче мәртәбә президентлыкка кереште
- ↑ Россия Давоста кабат "мәйдан тота"
- ↑ Закон "О полиции" принят Думой в третьем чтении 2011 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган (рус.)
- ↑ Төркиядә XXV Универсиада кышкы уеннары старт алды, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2011-01-29
- ↑ Мисырда каршылык хәлиткеч ноктасына җитте
- ↑ Казанда янгында дүрт кеше һәлак булган
- ↑ Репортаж о ходе церемонии открытия Игр 2011 елның 4 февраль көнендә архивланган (рус.)
- ↑ Ирек Мортазин шартлы рәвештә иреккә чыгарылды
- ↑ Эрзурум шәһәрендә XXV Универсиада кышкы уеннары тәмамланды, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2011-02-07
- ↑ Россия “кышкы” вакытка күчмиячәк(үле сылтама)
- ↑ Мөбәрәк вазифасыннан китте
- ↑ Яңа Зеландиядә 200ләп кеше әле дә җимерекләр астында кала(үле сылтама)
- ↑ Яңа Зеландиядә сишәмбедәге җир тетрәү нәтиҗәләре: 98 кеше һәлак булган, 226 кеше табылмаган(үле сылтама)
- ↑ "Россиянин" бәхәсенә Шәймиев тә кушылды
- ↑ Шәймиев:“Чыгышы белән татар булган россияле” дигән сүзтезмә була алмый”, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2011-02-24
- ↑ Шаттл «Дискавери» отправился в последний полет.(үле сылтама) (рус.)
- ↑ Стали известны лауреаты премии «Оскар» за 2010 год (рус.)
- ↑ Милиция Полицейскига әйләнде(үле сылтама)
- ↑ Ишек ачыгыз, полиция!
- ↑ Башкорт яшьләр иттифагы егетләре ачлык гамәлен башлады
- ↑ Эстониядә парламент сайлау(үле сылтама)
- ↑ Партия реформ победила на выборах в парламент Эстонии (рус.)
- ↑ Япониядә җир тетрәү (фото, видео)
- ↑ Япония Юстиция министрлыгы репорты 2011 елның 20 март көнендә архивланган (ингл.)
- ↑ Япониянең “Фукусима-1” атом электр станциясендәге шартлауда реактор зыян күрмәгән(үле сылтама)
- ↑ Минтимер Шәймиев: "Төп Закон нигезендә Татарстан – тулы вәкаләтле Президент республикасы", archived from the original on 2011-03-27, retrieved 2011-03-19
- ↑ Мисыр референдумында халык күпләп катнаша(үле сылтама)
- ↑ Саркози: Халыкара көчләр очкычлары Либиягә китте
- ↑ Каршылык чаралары да, анда катнашучылар да арта
- ↑ Россиядә «кышкы вакыт»ка күчүне бетерәләр(үле сылтама)
- ↑ Назарбаев инаугурациясе 8 апрельгә билгеләнде(үле сылтама)
- ↑ ДЕКАН ФАКУЛЬТЕТА ТАТАРСКОЙ ФИЛОЛОГИИ И ИСТОРИИ КФУ ИСКАНДЕР ГИЛЯЗОВ ОСВОБОЖДЕН ОТ ДОЛЖНОСТИ, archived from the original on 2020-11-24, retrieved 2015-04-11
- ↑ Мински метросында шартлау: корбаннар бар
- ↑ Избран муфтий Татарстана (рус.)
- ↑ Россия белән Төркия арасында визалар бетерелде
- ↑ Шаһзадә Уильям Кейт Миддлтон белән никахлашты
- ↑ Барак Обама: Осама бин Ладен үтерелде
- ↑ Eurovision 2011 җыр бәйгесендә Азәрбайҗан җиңде
- ↑ Нью-Йоркта Халыкара Валюта Фонды башлыгы кулга алынды(үле сылтама)
- ↑ Миронов Федерация Шурасы рәислегеннән алынды(үле сылтама)
- ↑ Обама "Гарәп язын" яклап чыгыш ясады
- ↑ Абхазия и Вануату установили дипломатические отношения 2012 елның 19 май көнендә архивланган (рус.)
- ↑ Удмуртия арсеналында шартлаулар. Халык читкә чыгарыла
- ↑ Һаагта Младич эше башланды
- ↑ Төркиядә парламентка сайлау бара(үле сылтама)
- ↑ 2011 елгы сайлаулар Төркия тарихында иң күп хатын-кызның депутат булып Бөек Милләт Мәҗлесенә керүе белән истә калыр, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2011-07-10
- ↑ Болгар Җыеныннан ФОТОлар
- ↑ Болгарга сәхабәләр исеме кайтты(үле сылтама)
- ↑ Татарстанда хәләл бизнес белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар(үле сылтама)
- ↑ Somalia: PM Mohamed Abdullahi Mohamed resigns, BBC (19.06.2011) (ингл.)
- ↑ Сборная России по хоккею получила нового тренера (рус.)
- ↑ Петрозаводски янында очкыч казасында 44 кеше һәлак булды
- ↑ Мәскәү кинофестивале “Дулкыннар”га өстенлек бирде
- ↑ Казанда Таулы Карабах сөйләшүләре үтте
- ↑ Казан Медведевны татар пикетын тыеп каршылады
- ↑ Медведев: "Сабан туе – Россиянең иң матур бәйрәмнәренең берсе"
- ↑ “Тынычлык яратылышы”: кирәкме-юкмы?
- ↑ Компьютерлар татарча сөйләшергә өйрәнә
- ↑ Латин әлифбасы кайтарыла. Әлегә фән өлкәсендә
- ↑ Европа берлеге рәислеге Польшага күчә
- ↑ Кристин Лагард вступила в должность главы МВФ (рус.)
- ↑ Южнокорейский Пхёнчхан получил право провести зимние ОИ 2018 года (рус.)
- ↑ Российский президент направил соболезнования президенту республики Конго (рус.)
- ↑ Көньяк Судан бәйсезлек игълан итүен бәйрәм итә
- ↑ Татарстанда кораб батып бер кеше үлгән(үле сылтама)
- ↑ News of the World-ның соңгы саны чыкты(үле сылтама)
- ↑ Получивший независимость Южный Судан принят в ООН (рус.)
- ↑ Норвегиядәге һөҗүмнәрдә 92 кеше һәлак булды
- ↑ Яшьләр көннәре яңа йортта үтәчәк
- ↑ “Татар яшьләре көннәренең төп максаты – милләтне саклап калу”
- ↑ Татарстан мөфтияте Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар, намаз вакытларын игълан итте, archived from the original on 2012-12-17, retrieved 2011-08-26
- ↑ Британиядә чуалышлар башка шәһәрләргә дә күчте
- ↑ Шынҗэн Универсиадасы ачылды
- ↑ Берлин дивары төзелә башлауга 50 ел тулды
- ↑ Триполи взят. Что дальше? 2011 елның 11 сентябрь көнендә архивланган (рус.)
- ↑ Абхазиядә чираттан тыш президент сайлавында Александр Анкваб җиңгән(үле сылтама)
- ↑ Япония парламенты хөкүмәтнең яңа башлыгын сайлады(үле сылтама)
- ↑ Венеция 2011: “Алтын арыслан” “Фауст”ка эләкте
- ↑ 1 сентябрьдән Россия тугыз вакыт бүлгесенә бүленде(үле сылтама)
- ↑ Чуашстанда президент атамасы гамәлдән чыгарыла
- ↑ "Локомотив" такымы очкыч казасында һәлак булды
- ↑ Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасыннан алынды
- ↑ Франциядә урамда намаз укуны тыю көчкә керде(үле сылтама)
- ↑ Матвиенко Россия Федерация шурасы башлыгы итеп сайланды
- ↑ Фәләстин башлыгы БМОда әгъзалык сорап рәсми гариза тапшырды
- ↑ Путин кабат Кремльгә кайтырга әзерләнә
- ↑ Cогуди хатыннары сайлау хокукыны ия булды(үле сылтама)
- ↑ Миңнеханов Австралия татарлары белән очрашты
- ↑ Төркиянең Тарсус шәһәрендә Габдулла Тукай бульвары ачылды(үле сылтама)
- ↑ Казанда татар галимнәре җыены үтте
- ↑ “Татар галимнәренең виртуаль музей-китапханәсен булдырырга кирәк”
- ↑ 2011 ел Нобель бүләге ияләрен игълан итү башлана
- ↑ Мөфти наркоманиягә каршы фәтва чыгарды
- ↑ Польша бүген яңа парламентны сайлый
- ↑ Польшада узган сайлауларда хакимият фиркасе җиңә
- ↑ Тимошенко җиде ел төрмәгә хөкем ителде
- ↑ Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең корылтае үтте
- ↑ Казанда Хәтер көне: “Россия президенты Татарстан бәйсезлеген танысын”
- ↑ Казан дөнья тюркологларын җыя
- ↑ “Милләт” басмаханәсе үз милләтендә калды
- ↑ Төркиядә зилзилә корбаннары 500-дән артты
- ↑ Поэт укротил «кельтского тигра» 2011 елның 12 ноябрь көнендә архивланган (рус.)
- ↑ Большой театр билетлар тирәсендә җәнҗал белән ачылды
- ↑ Дөнья җиде миллиардынчы баланы көтә. Алты миллиардынчы булып туганы ни хәлдә?
- ↑ Фәләстинне тану ЮНЕСКО-га кыйбатка чыга
- ↑ “Яблоко” фиркасе: “Татар теленең Россиядә дәүләт теле булуы зыян китермәс”
- ↑ G20 Европа бурычлар кризисын чишү юлларын эзли
- ↑ Греция премьер вазыйфасына кеше эзли
- ↑ Италия премьер-министры Сильвио Берлускони вазифасыннан китте
- ↑ Көньяк Осетиядә президент сайлавы үтә(үле сылтама)
- ↑ Казанга дөньяның иң зур Коръәне кайтты
- ↑ Казанда Финляндиянең виза үзәге ачылды(үле сылтама)
- ↑ Казанда “Татар егете-2011” билгеле булды
- ↑ Чаллыда Тукайга һәйкәл урнаштырылды
- ↑ "Бердәм Россия" Путинны президентлыкка намзәт итеп раслады
- ↑ Камаллар Мөхлисә Бубыйны мәңгеләштерде
- ↑ Мәскәүдә Путин чорының иң күләмле каршылык чарасы үтте
- ↑ 10 декабрь, Казан, Ирек мәйданы
- ↑ 2011 елның Нобель бүләкләре тапшырылды
- ↑ АКШ Гыйрактагы көчләрен чыгаруны рәсми рәвештә тәмамлады
- ↑ Казакъстандагы чуалышларда ун кеше һәлак булды
- ↑ Миңнеханов Тәһранда миллиардлы килешү төзеде, Әхмәдинеҗат белән очрашты
- ↑ Мәскәүдә полковник Юрий Буданов үтерелде
- ↑ Журналист Рәфис Измайлов вафат булды(үле сылтама)
- ↑ Рәҗәп Эрдоганның әнисе вафат булды
- ↑ Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды
- ↑ Нобель бүләге иясенең вафат булганы ачыкланды
- ↑ Медицина өлкәсендәге Нобель бүләге ияләре билгеле булды
- ↑ Физика өлкәсендәге Нобель бүләген Галәмне өйрәнүче галимнәр алды
- ↑ Химия өлкәсендәге Нобель бүләге Исраил галименә тапшырылачак
- ↑ Нобель әдәбият бүләгенә швед шагыйре ия булды
- ↑ Нобель икътисад бүләге ияләре мәгълүм булды
- ↑ Нобель Тынычлык бүләгенә өч хатын-кыз лаек булды
Сылтамалар
| Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- 2011 елга Google йомгак ясый (ингл.)
- Евроньюс — 2011 елга күзәтү 2012 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган (ингл.)
- Азатлык радиосы — 2011 ел нәтиҗәләре: Гарәп язы
- Азатлык радиосы — 2011 ел нәтиҗәләре: Фән һәм технология
- Татарстан яшьләре — 2011 елның истә калган вакыйгалары 2014 елның 28 апрель көнендә архивланган
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.